Кукмара муниципаль районы укучылары Казан шәһәренең «Әкият» балалар үзәгендә күпмилләтле мәктәпләр һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучыларының республика фестивале
12:30 07.12.2025 16+
Кукмара муниципаль районы укучылары Казан шәһәренең «Әкият» балалар үзәгендә күпмилләтле мәктәпләр һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучыларының республика фестивале бүләкләү тантанасында катнаштылар.
Конкурс йомгаклары буенча Ошторма – Юмья урта мәктәбе укучылары Антонова Юлия һәм Каюмов Никита (җитәкчеләре Семенов В.Г., Семенова А. П.) өченче урынны яуладылар. Починок Сутер төп гомуми белем бирү мәктәбенең «Инвожо» ансамбле коллективы (җитәкчесе – В.Г. Ахметов) һәм Ядегәр урта мәктәбенең «Ядкәрь» бию коллективы (җитәкчесе – Г. Р. Мөбәрәкова) лауреат исеменә лаек булдылар.
Җиңүчеләрне лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз һәм аларга укуларында уңышлар, яңа иҗади җиңүләр телибез!
Источник: МУ "Управление образования Исполкома Кукморского МР"
#НашКукмор #КукморскийРайон